ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 март 2023, 07:30

“Күңелле стартлар” күңелле үтте

29 мартта Тозлыкуш урта мәктәбенең спорт залында 2-7 сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” спорт бәйрәме оештырылды.

“Күңелле стартлар”  күңелле үтте“Күңелле стартлар”  күңелле үтте
“Күңелле стартлар” күңелле үтте

Анда ике җыелма команда катнашты. Ярышлар программасы шактый бай булды һәм берничә эстафетадан торды. Командалар йөгерү, сикерү, үрмәләү һәм тәкмәчләү конкурсларында катнашып, төгәллек һәм зирәклекләрен күрсәтте. Һәммәсе дә финишка беренче булып килү өчен бар тырышлыкларын салды.

Спорт чарасында катнашып, балалар үзләрен зур, бердәм спорт гаиләсе итеп хис итә алдылар. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты һәм бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэссоратлар калдырды. Мондый чаралар актив яшәү рәвешенең кыйммәтлеген, сәламәт, көчле булу ихтыяҗын аңларга мөмкинлек бирә. “Күңелле стартлар” – укучыларда коллективта эшләү осталыгын үстерә, балаларга спорт сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә, җитезлек, тизлек, көч һәм чыдамлык, көндәшлек хисе һәм җиңү осталыгы тәрбияли.

“Күңелле стартлар”  күңелле үтте
“Күңелле стартлар”  күңелле үтте
“Күңелле стартлар”  күңелле үтте
“Күңелле стартлар” күңелле үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас