+22 °С
Ясно


Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы – Яңа Коты гомум белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Чара башында укучылар “Әкиятләр кыры” күргәзмәсе белән таныштылар, аларга рус, башкорт һәм татар телләрендәге китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче Нэля Азизова нәни укучыларны күренекле Дания әкиятчесе Г.Х.Андерсен иҗаты белән таныштырды. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен хәтергә төшерде. Иң яраткан әкиятләренең берсе “Ямьсез үрдәк баласы” (“Гадкий утенок”) икән. “Андерсен әкиятләре” викторинасында актив катнаштылар. Чара азагында кечкенә кунаклар “Куян йорты” курчак театрында уйнадылар.
Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәреннән алынды.