+22 °С
Дождь


Нигездә алар, әлбәттә, үзәк урамнарда, иң җанлы хәрәкәт булган җирләрдә, чөнки анда юл катламнарына йөкләнеш күпкә югарырак. Районыбызда юл-төзекләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре чокырларны ямау эшләренә кереште. Автомобиль йөртүчеләр бу вакыйгага аеруча шат. – “Һава торышы шартларына ярашлы, чокырларны ремонтлау эше салкын асфальт ысулын кулланып башкарыла”, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Мусин. Асфальт заводын эшләтеп җибәрү белән чокырлар кайнар асфальт ярдәмендә төзекләндереләчәк.