

Табигать – тормыш мохите һәм җәмгыять өчен кирәкле ресурсларның бердәнбер чыганагы. Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы чикләрендә Аблай мәдәният йорты фойесында «Человек природе друг и узнают все вокруг» фотостенды әзерләнде. Безнең тирә-юнебездәге бар нәрсә: күк, урман, елга, кояш, агачлар, чәчәкләр, үләннәр, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр, кешеләр – барысы да табигать. Табигатьтәге барлык тереклек ияләре бер-берсенә бәйле. Туган якның табигатенә балачактан мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Аблай авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә үткәрде һәм авыл җирлегендә нинди елгалар, таулар барлыгы турында сөйләде. Исегездә тотыгыз: “Табигатькә кунакка килгәндә әдәпсезсезлек күрсәтмәгез, аңа бернинди дә зыян китермәгез!” – дип искәртте алар кызлар һәм малайларны.