

Мәгариф бүлегенең тамашалар залында районның гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Макулатура җыябыз – табигатьне саклыйбыз» акциясендә актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Акцияне яшь буында экологик культура формалаштыру максатыннан җаваплылыгы чикләнгән «Экология Т» җәмгыятенең каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы үткәрде.
Тозлыкуш урта мәктәбе укучылары әлеге акциядә актив катнашып, төбәктәге экологик хәлне яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. Уртак тырышлык белән биредә 2127 килограмм макулатура җыелды. Акция нәтиҗәләре буенча, алар район мәктәпләре арасында «Макулатура җыябыз – табигатьне саклыйбыз» акциясенең җиңүчеләре булды. Җиңүче мәктәп Диплом һәм җаваплылыгы чикләнгән «Экология Т» җәмгыятенең каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторы тарафыннан бүләк – теннис өстәле алу өчен сертификатка ия булды. “Шулай ук әлеге акциянең иң актив катнашучысы Тозлыкуш урта мәктәбе укучысы Илшат Әхьяровка Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Мәктәп коллективы һәм укучылары акциядә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт белдерә һәм “100 килограмм макулатура бер агачның гомерен саклап кала”, – дигән хакыйкатьне онытмаска өндәп, табигатьне сакларга, макулатура җыярга чакыра.