ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
30 Марта 2023, 07:30

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтән

Март аенда яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулды. Юл хәрәкәте интенсив рәвештә арта һәм балаларның юллардагы хәвефсезлеге көннән-көн актуаль кала. Педагогларның төп бурычларының берсе –сабыйларның тормышын һәм сәламәтлеген катгый саклау, шулай ук аларга кирәкле белем һәм юлда хәвефсезлек мәдәнияте кебек күнекмәләрне аңлату.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтәнЮл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтән
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтән

 

Күптән түгел 4нче санлы “Әкият” балалар бакчасының “Нурлар” (“Лучики”) уртанчы төркемендә тәрбияләнүчеләр, “Игътибар: балалар!” профилактик акциясенә кушылып, светофор янына һәм җәяүлеләр юлына экскурсиягә бардылар. Мәктәпкәчә яшьтәге кызлар һәм малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм җәяүлеләр арасында “Җәяүлеләр өчен хәвефсезлек кагыйдәләре”н кабатладылар.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтән
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен – кече яшьтән
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас