ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
31 Марта 2023, 07:35

Бәрәнге шәңгәсе пешерә беләсезме, дуслар?

Безнең халыкта бәрәңге ризыкларының төрлелеген санап та бетереп булмыйдыр. Алар арасында бәлеш, өчпочмак, кыстыбый һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Тик борынгыдан ук нәнәйләребез мичтә пешергән бәрәңге шәңгәсен күпләр онытып бара кебек. Әйдәгез әле, бу тәмле милли ризыкны пешереп карыйк.

Бәрәнге шәңгәсе пешерә беләсезме, дуслар?Бәрәнге шәңгәсе пешерә беләсезме, дуслар?
Бәрәнге шәңгәсе пешерә беләсезме, дуслар?

Камыр өчен: 250 мл сөт, 1 десерт калак коры чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 100 мл сыек май, 1 йомырка, он – кирәгенчә.
Башта камырны кабартырга. Ул тиз кабара, 20 минут эчендә күпереп тә чыга. Шул арада эчлекне әзерлисең.
Эчлеккә: бәрәңге измәсе, сөт, май, йомырка, тоз салырга.
Бу рецепт буенча 10 шәңгә килеп чыга.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак: “Рецепты татар/ Ризыклар/ Татарстан/ Казань” төркеменең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас