+22 °С
Яңгыр


«Бәхет – әни булу» программасы чикләрендә булачак әниләр белән хатын-кызлар консультациясендә чираттагы очрашу үтте. Гаилә хезмәте психологы йөкле гүзәл затларга консультацияләр үткәрде, аларның хатын-кызларның бала тудыруга эмоциональ әзерлегенә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә кагылышлы сорауларына җаваплар бирде. Булачак әниләргә ял итү өчен дөрес сулыш алу һәм ял итү күнегүләре, якыннары, гаиләсе белән бергәләп ял итү, күбрәк саф һавада йөрү һәм һәрчак уңай карашта булу мөһимлеге буенча файдалы киңәшләр җиткерелде.