

Пар канатлар кагып... Тик менә аларның: “Менә без шундый, без шулай яшибез”, – ди- гәнен ишеткән кеше бармы икән?! Искиткеч тыйнак, кешелекле, олы җанлы затлар бит алар. Нәкъ менә шундыйлар турында язасым килү теләге белән Чакмагыш авылында яшәүче Галиевлар йортына юнәлдем. Рәзифә апа белән Рамил абый — тумышлары белән икесе дә Бикмәт авылыннан. Бер урамда яшәмәсә- ләр дә, мәктәптә бергә укыганнар, дусларча аралашып торганнар. Ә инде яшьлек язында мәхәббәт дигән табигать бүләге йөрәкләрендә сөю уты кабызган. Бу хакта бераз гына соңрак. Башта тормыш юлларын бәян иткән гомер китапларына күз салыйк әле. Рамил абый ишле гаиләдә туып үскән. Әтисе күкрәген орден-медальләр белән тутырып сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Тыныч тормышта җиң сызганып эшкә алына. –Әтием Имәнлекул МТСында тракторчы, комбайнчы булып эшләде. “ХТЗ” тракторына утырып йөргәннәрем әле дә онытылмый, шул чактагы фотосурәтләрне кадерләп саклыйм. Элек комбайннарда агач детальләр күп иде, кыш айларында әтием шуларны карады, эшкә кертте. Аннан инде колхозда хезмәт салды, балта остасы булып таныл- ды. Авылда аның кулы тимәгән йорт калмагандыр. Әнисе дә һәрвакыт колхоз эшендә була: бригадир кая куша – шунда бара, берсеннән дә авырсынып тормый. —Элек безнең авыл фермасында өч төрле мал асрала иде: сарыклар да, сыерлар да, дуңгызлар да. Әнием сыер да сауды, мәк тә утады. Тырышып дөнья көттеләр, балалар, дип җан атып яшәделәр. Яңа Коты мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Рамил абый дүрт ел колхозда эшли. Аннан кешене ашар ризыгы белән эчәр суы йортә, диләр — гомер йомгагы Үзбәкстан якларына тәгәри. Бу хакта сүз чыгуга мин инде кызык- сынуымны яшерә алмыйм. Нинди сәбәп булды икән күрмәгән-белмәгән чит җирләргә чыгып китәрлек? Халык мәкалендә әйтелгәнчә, бер-берсен яратышканга, мәхәббәтләре сүрелмәсен өчен бераз аерылып торырга тиеш булдылармы икән? –Рәзифә апаң унынчы сыйныфта укый иде. Яшьлек бит, матур итеп очрашып йөрдек. “Мәктәптән соң укырга шәһәргә барса, икенче егет табылыр. Ул киткәнче үзем китәм”, – дип Үзбәкстан якларына юлландым. Анда туку фабрикасында эшләдем. Рәзифә апаның да күңел сандыгы истәлек-хәтирәләр белән тулы. Дөньяга аваз салу белән Ходай Тәгалә сынауларны аңа өеп биргән. —Әти-әниемне мин бөтенләй белмим. Әтием, бер абыем сугыш яланында ятып калганнар. Мин – төп- чекләре. Җиде айлык чагымда әнием дә бакыйлыкка күчкән. Ул үлгәч, үрмәләп барып, күкрәген имгәнмен. Иң зур апабыз безне – җиде баланы карап үстерде. Бик әйбәт, тырыш булды, бөтен эшкә аңардан өйрәндек. Нәсия апа туганнарының берсен дә балалар йортына да бирмәгән, ташламаган. Яшь чагында комбайнда эшләгәндә кулы кысылып, бармакла- ры өзелгән. Шуңа кыенсынып, кияүгә дә чыкмаган. Барысын да башлы-күзле итеп, туйлар ясап, олы тормыш юлына озаткан. Шушы урында, гәзит укучым, уйларыбыз белән балачакка кайтып килик әле. Су буйларында каз бәбкәләре саклаган чагыбызга. Нәсия апаны ана казга тиңләрлек. Ул да, туганнарын канат астына җыеп, олысын-кечесен җил -давылдан саклаган, һәркайсын тормышта үз урыннарын табарлык, авырлыклардан югалып калмаслык итеп тәрбияләгән. Рәзифә апаны тыңлаганда район үзәгендәге социаль приюттагы балалар күз алдыма килде. Бүгенге көндә биредә тәрбияләнүче кызлар һәм малайларга уку, ял итү өчен бөтен уңайлыклар, яхшы шартлар тудырылган. Кунаклар да еш килә. Тәм-томнар, матур-матур бүләкләр өчен балалар сөенәләр, чын күңелдән рәхмәтләрен әйтәләр. Ләкин шул шатлыклы минутларда да өч-дүрт, я унбер яшьтәгесенең күзләрендәге сагышны тоймый калу мөмкин түгел. Әти-әниләренең җылы кочагына сыенып, назларына төренеп үсәр чаклары да бит... Алар үзләрендә газиз ул һәм кызларыннан аерган “яшел елан” белән дуслыкка киртә куярлык көч тапсын- нар иде. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәзифә апа Бикмәт авылын ташлап беркая да чыгып китми. Фермада йөз баш сарык карый. Өченче сыйныфта укыган чагында ук оекбаш-бияләйләр бәйләгән, җеп кебек нәзек токмач кискән кыз үзенә тапшырылган эшне, авырсынмыйча, җиренә җиткереп башкара. Өч ай эчендә уңганлыгын, тырышлыгын күреп, район гәзитендә үзен мактап язалар. Шушы чор- да Рамил абый да туган якларына кайта һәм инде бер-берсен яраткан ике яшь йөрәк чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә учагын кабызалар. –Рамил абыең тәртипле, әдәпле егет иде. Әти-әниле булгач, җитеш тормышта яшәделәр. Мин ятимлектә, юклыкта үстем. “Ышанып йөри- сеңме аңа?” – дип кызлар да сорый иде. Өч ел яратышып йөргән егетемә кияүгә чыгып, бианай-биатай янында егерме көн генә тордым. Минем өчен икесе дә нык әйбәт булдылар. –Туй да ясап тормадык, – дип сүзгә кушыла Рамил абый. –Тиз арада Үзбәкстанга китәргә кирәк иде. Маргилан шәһәрендә икебез дә эшләдек, матур гына яшәп киттек. –Туку фабрикасында иң беренче алган хезмәт хакымны әле дә хә- терлим, – дип истәлекләрен яңарта Рәзифә апа. –79 сум акчага икешәр пиала, аш тәлинкәсе, аш-чәй кашыклары алдык. Аннан хәлләнеп киттек инде. Туганнарыбыз, шулай ук биредә яшәүче якташларыбыз белән аралашып яшәдек. Ерак ара дип тормадылар, авылдан да кунакка еш килделәр. Бергә яшәүләренә унбер ай дигәндә Рамил абыйны армиягә ала- лар. Ул өч ел Капустин Яр шәһәрендә солдат бурычын үти. Җиде елдан артык яши Галиевлар йөземле, кояшлы Үзбәкстан җирендә. Рамил абый “Фирганә су корылышы” комбинатында эшли. Тормышларына ямь өстәп уллары Радик туа. Юкка гына: “Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир...” – димиләр шул. Туган якларына кайтып, Чакмагышта төпләнә Галиевлар. Гаилә башлыгы ПМК оешмасында, аннан торак-коммуналь хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли. Армия хезмәтендә чакта алган һөнәренә ул гомере буена тугры кала, кайда гына эш- ләсә дә, осталарның остасы булып таныла. Ә осталык – иң зур байлык. Тиз арада фатирлы да булалар. Пенсиягә “Гидравлика”дан китә. 72 яшендә генә яраткан эшеннән туктый. Рәзифә апа хаклы ялга чыкканчы механика заводында ал- тынчы цехта хезмәт сала. Эшләрен яратып башкаралар, мактаулы булалар, күпсанлы Почет грамоталары белән буләкләнәләр. –Аллаһка шөкер, һәр аткан таң- ны сөенеп каршы алабыз, балаларыбызга, оныкларыбызга иң изге теләкләрдә калабыз, – ди Рәзифә апа картлык турындагы соравыма җавап итеп. – Тырыш булдык, матур яшәдек. Ирем бик әйбәт булды. Улыбыз, киленебез, оныкларыбыз яныбызда. Картлыгыбыз тыныч. Бик бәхетлебез. –Картлык – шатлык түгел. Моны барысы да белә, – дигән сүзләр бе- лән сөйләшүгә Рамил абый да кушыла.– Пенсиягә чыгу вакытын мин еллап, айлап санамадым, көтеп алмадым, тугызынчы дистәгә якынлашсам да, “картаям” дип уйлаганым да юк. Рәзифә апаң белән бер-беребезне аңлашып- тыңлашып, шатлык-борчуларыбызны уртаклашып гомер итәбез. Ише- гебезгә йозак эленгәне юк. Туганнар белән аралашып торабыз, бергә җыелганда өй эчебез шатлыклы авазларга күмелеп, шау-гөр килеп тора. Бу нигездә өч буынның шулай матур итеп яшәве серләрен дә беләсе килә. Аның нинди кагыйдәләре бар икән? –Безнең әти белән әни бер йодрык кебек. Аларның сүзе, аларның киңәше белән яшибез, – ди киленнәре Рәмилә, кадерле кешеләрен хөрмәт белән олылап. Рәмилә бу йортка 23 ел элек килен булып төшкән. Наил белән тормышланып, шушы нигездә бик тә мөхтәрәм, якыннардан якын кешеләре янында дөнья көтәләр. Ике балага тормыш бүләк иткәннәр. Уллары Айнур да әтисе кебек Себер тарафларында эшли. Кыз- лары Нурия Казанда медицина колледжында укый. Аларның кайтуын түземсезләнеп, сагынып көтеп алалар. Шуны да әйтү кирәктер, уллары эретеп ябыштыру эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, уңышлы хезмәт салалар. Айнурның да кулы тимер-томыр эшенә ятып тора. Яраткан һөнәренең балала- рына, оныкларына мирас булуы Рамил абый өчен нинди шатлык, горурлык булуын аңлату тору да артык. –Гаҗәеп олы җанлы, нечкә күңелле, кайгыртучан кешеләр безнең әти белән әни. Барысын да бертигез якын күрәләр. Үзара мөнәсәбәтләре дә соклангыч аларның. Бер-берсен күз карашыннан аңлашалар, ә сүзгә килгәндә кабынып китмиләр, тавышларын күтәрмичә, салмак кына бәхәсләшеп алалар. Менә шулай безгә бар яклап үрнәк күрсәтәләр. –Йортыбызда әтиебез белән әниебез булганга тыныч, рәхәт. Бөтен җир нур чәчеп торган төсле. Сабыр да, ихлас та алар. Без дә якыннарыбызны юк-бар белән бор- чымаска, көяләндермәскә тырышабыз. Тормыш үз агышы белән дәвам итә. Әле тагын озак еллар аларның тигезлегенә, саулыгына сөенеп яшәргә насыйп булсын, дигән теләктәбез, – ди уллары Наил, якыннарына йөрәк түрендәге җылы рәхмәт хисләрен белдереп. Чыннан да, Галиевлар гаиләсе белән аралашкан туганнарымнан аларның шундый ипле, кунакчыл булулары турында ишеткәнем бар иде. Рәзифә апаның үзбәк пылавын телеңне йотарлык тәмле итеп пешерүен беләм. Йорт салганда, туй ашлары үткәргәндә бик күпләргә ярдәм иткәннәр. Мин дә, капкаларын ачып керүгә, Галиевлар патшалыгындагы тәртип, чисталык, пөхтәлекне үз күзләрем белән күрдем. Гаражларында, ул Рамил абыйның “эш кабинеты”дисәң дә була, бөтен эш кораллары тезеп куелган, һәр кайсына саннар, билгеләр сугылган. Кайда, нәрсә ятканын, нинди инструмент кирәген бер карауда белеп, табып була. Шундый гади генә булып тоелган гамәлләр — үзе бер тәрбия чарасы, үрнәк булып торадыр, дип уйлыйм. Галиевларның өлкән уллары Радик Туймазы шәһәрендә яши. Кызлары Ида Үзбәкстанда Алмалык шәһәрендә тора, быел хаклы ялга чыга. Алар да балалары, оныкла- ры белән туган йортка еш кайта- лар. “Туганнар татулыгы байлыктан артык”, — дигән халык мәкале дә бу гаиләгә тап килеп тора. “Олы ага – икенче ата”, – диләр. Рамил абый да җиде туганына акыллы киңәш бирүче, кирәк чакта ярдәмгә йө- гереп килүче абый булып кала. Туганлык җепләрен сакламау, аны өзүнең төрле авыру-чирләргә дучар итүе хакында Рамил абый дини китаплардан, гәзит-журналлардан укып, якыннарын искәртеп кенә тора. 62 елдан артык бергә яшәп, сөюләрен күз карасыдай саклый алган Рәзифә апа белән Рамил абый бүген сөенечтә-шатлыкта картлык мизгелләрен барлый. Чакмагыштан да якын җир юк алар өчен. Урамнарыннан узганда тирә-яктагы матурлыкка, күркәм үзгәрешләргә сокланып туймыйлар. Чын бәхет тә туган җирдә шул. Пар канатларның гомер йомгаклары келтер-келтер алга тәгәрәсен дә тәгәрәсен. Фәнис Яруллинча теләктә калыйк: “Мәхәббәт карап торсын елмаеп өйләреннән”.