

Анда башкалада укучы яки эшләүче 16 дан 27 яшькәчә башкорт телендә иркен аралашучы 15 кыз катнашты. Сылукайлар башкорт телендә җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар, халык биюләрен биеп күрсәттеләр, жюри әгъзаларының сорауларына җавап тоттылар. Арадан унысы иң-иңнәре дип табылды һәм 22 апрельдә үтәчәк финалда катнашу хокукына ия булды. Шушы бәхетле 10 чибәр кыз арасында тамырлары Чакмагыш белән бәйле Алина Фларид кызы Мәҗитова да бар. Яңа гасыр башында Уфа шәһәрендә дөньяга килгән ул. Әтисе Фларид Фәнир улы озак еллар эчке эшләр министрлыгында эшләп хаклы ялга чыккан, ул Яңа Балтач авылында туып үскән. Әнисе Миләүшә Рәфыйк кызы – Габҗәлил якларыннан, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы. Гаиләдә тагын Динислам исемле энесе дә үсеп килә. Алина әлеге вакытта Мәскәүдә Пирогов исемендәге медицина университетының 6нчы курсында белем ала, ике айдан табибә дипломына ия булачак. Әлеге конкурска ул тәү чиратта үзе кебек башкалабызда белем алучы сылу кызлар белән танышу, киләчәктә бергә-бергә аралашып, дус булып яшәү теләге белән килгән булган. Зур шәһәрдә туган яктан якташыңны очрату гына да үзе бер зур бәхет, ә инде аралашып яшәү сагыну тойгыларын да басарга ярдәм итә, ди ул. Балачактан сәхнәләрдә еш чыгыш ясаган кеше буларак, ул үзен сәхнәдә дә күрсәтергә теләге булуын яшерми. “Әтием мине көчле булырга, алга куйган максатларыма кыю ирешергә өйрәтсә, әнием үз-үземә таләпчән булырга, хатын-кыз тәү чиратта итәгатьле, нәзакатьле һәм серле булырга тиеш, дигән тәгълиматларны сеңдерде. Кечкенәдән биергә яратам. Тәүдәрәк бал биюләре белән шөгыльләндем, азак халык биюләрен үз иттем. Шулай ук фортепианода уй- нарга яратам”, – диде үзе белән таныштырганда әңгәмәдәшем. Мәскәүдә яшәүче башкорт кызлары арасында үтүче “Сылукай” конкурсы финалына чыгуы өчен Алина сөенеп туя алмый. Хәзер ике ай буе диярлек диплом эшен якларга әзерләнү белән беррәттән ул башка ун көндәше белән һәр көнне тренировкаларда, репитицияләрдә, мастер-классларда мәшгуль. Якташыбызга без чын күңелдән уңышлар телибез һәм бәйге җиңүчесе таҗын киячәгенә ныклы ышанабыз