+28 °С
Болытлы


Авыл биләмәләренең оешма-предприятие, учреждениеләре хезмәткәрләре тирә-якны кардан арындыру өчен кулларына көрәк алып, кар-боз өемнәрен тирә-якка тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләр җыелды. Коллективлар үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистартты, һәркем үз территориясендә тәртип булдыруга өлеш кертте.
Бергәләшеп күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, көннәр ныклап җылытуга өмәләр тагын дәвам итәчәк әле.