

“Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән ел Укытучы һәм остаз елы педагогларның аерым статусын ассызыклый һәм җәмгыятьнең игътибарын укытучы хезмәтенең әһәмиятенә, мәгариф системасын социаль-икътисади сәясәтнең төп өстенлекләренең берсе буларак үстерүгә һәм илнең киләчәгенә иң ышанычлы һәм затлы инвестиция буларак җәлеп итү өчен өстәмә мөмкинлек булып тора. Укытучы һәм остаз елы – хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннарына хезмәтләре, һөнәрләренә тугрылыклары өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерү өчен бер сәбәп”, – дип билгеләде район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, әлеге һөнәр ияләренә олы хөрмәтен белдереп. Артабан ул чараның иң тантаналы һәм күңелле мизгеле – бүләкләү өлешенә күчте.
Үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Үрнәк авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвера Вазыйх кызы Шәмсетдинова, Чакмагыш 5нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мәрьям Сәүгән кызы Нурлыгаянова, Чакмагыш 6нчы санлы балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Фидәүсә Фидай кызы Камилҗанова, Рапат балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Барис кызы Шәйморатова, Имәнлекул балалар бакчасы мөдире Лилия Фларит кызы Асманова муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Артабан Имәнлекул авылы балалар бакчасы мөдире Лилия Фларит кызы Асманова, педагогик хезмәт ветераны Рузилә Әгъзам кызы Мусина чыгыш ясап, тәрбияче һөнәрен ни өчен сайлаулары турында, әлеге хезмәтнең нечкәлекләре белән уртаклаштылар, кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясына алып керделәр.
Бу көнне биредә район балалар бакчалары эшчәнлеге буенча күрсәтелгән видеопрезентацияләр, һөнәренә тугры калган һәм балаларны яратучы гүзәл затларыбыз катнашлыгындагы концерт номерлары да аларның чын-чынлап талантлы булуларын, төрле яклап сәләткә ия булуларын дәлилләде. 6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре башкаруындагы “Балаларым” җыры, 1нче санлы “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гаскәрованың “Мин – тәрбияче!” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве, Лилия һәм Рузил Гафаровларның җырлы күчтәнәче, Имәнлекул балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре башкаруындагы дәртле татар биюе һәммәсенең дә күңеленә хуш килде, тамашачылар тарафыннан олы алкышларга күмелде.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә таныша аласыз.