ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2023, 04:15

Бәйрәм турында кызыклы фактлар

12 апрель – Космонавтика көне.

Бәйрәм турында кызыклы фактларБәйрәм турында кызыклы фактлар
Бәйрәм турында кызыклы фактлар

Космонавтика көне – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган бәйрәм, аны бөтен дөньяда 12 апрель көнне билгеләп үтәләр.

         1961 елның 12 апрелендә “Восток” корабында җир тирәли беренче орбита очышын совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин башкара. Моннан 62 ел элек Җир-анабыз үзенең батыр улын йолдызлар киңлегенә чыгарды. Гагаринның старт алдыннан әйткән: “Киттек”(“Поехали”), – дигән сүзе дөнья эфирын били.

         Галәмгә беренче очыш Байконур космодромыннан башлана. Юрий Гагарин “Восток” корабында космоска оча. Галәмне үзләштерүдә зур казаныш булган бу очыш нибары 108 минут кына дәвам итә, артабан аның төшү аппараты Сарытау өлкәсенең Смеловка авылы янындагы басуга исән-имин төшеп утыра.

         Беренчеләрдән булып галәм киңлеген яулаган космонавтның исеме бөтен дөньяга билгеле. Бу адымы өчен ул вакытыннан алда өлкән лейтенанттан соң майор дәрәҗәсен  ала, аның космоска очу көне милли бәйрәмгә әверелә. СССР-да Космонавтика көне Гагаринның дублеры Герман Титов инициативасы нигезендә СССР Хөкүмәте Указы белән булдырыла.

 

 

Фото интернет челтәрләре киңлегеннән алынды

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас