ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2023, 10:25

Башкортстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциядә катнашмаячак»

2023 елның 1 апрелендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Аның нинди үзенчәлекләре бар? Федераль законнарга чакырылыш мәсьәләләренә кагылышлы нинди үзгәрешләр кертелгән? Бу сорауларга Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Александрович Блажевич җавап бирде.

Башкортстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциядә катнашмаячак»Башкортстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциядә катнашмаячак»
Башкортстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциядә катнашмаячак»


- Быелгы язгы чакырылыш өчен йөкләмә үзгәрерме? Махсус хәрби операция үткәрү хәрби хезмәткә чакырылачак гражданнар санына ничек тәэсир итәчәк?
- Язгы чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Баштагы кебек үк, ул Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырыла. Чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас