

Киез басу сәнгате – буыннардан-буынга күчеп килгән борынгы кәсеп. Бу сәнгать төре бүгенге көндә дә популярлык яулый бара. Ул кул эшенең аерым бер техникасы булып тора, аның барышында киезне тукымага ябыштырып, панно ясарга яки кием әзерләргә мөмкин. Коры киездән эшләнмәләр ясау техникасын картиналар һәм күләмле әйберләр эшләгәндә кулланып була.
Нәфисә Рабис кызы Гыльметдинова бу иҗат төренең серләрен яхшы белә һәм гадәти булмаган композицияләр иҗат итә. Аның кул эшләре кабатланмас стиле белән аерылып тора. Останың төрле иҗат җимешләре бихисап. Алар районыбызның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда урнашкан “Чакматаш” картиналар галереясен дә бизи.
“Бу иҗат белән бөтен дөньяңны онытасың. Йонннан да, балчык кебек, нәрсә телисең, шуны әвәләп була. Киез басу шөгыленә кызыксыну тойгысы миндә балачактан ук уянган иде”, – ди Нәфисә Рабис кызы.
Адәм баласының мөмкинлекләре чиксез булуын белсәк тә, Нәфисә ханым белән әңгәмәләшкәч, фикеребезне үзгәрттек. Чөнки бер кешенең дә бу кадәр тылсымга ия булуына ышанырлык түгел!
Нәфисә Рабис кызы 1968 елның 23 февраль көнендә Калмашбаш авылында дөньяга килгән. Әти-әнисе Рабис белән Дамира Камаловлар берсе авыл фельдшеры, икенчесе укытучы булып эшләгән. Нәфисә балачактан ук рәсем төшерергә ярата. Чакмагыш беренче урта мәктәбен ул 4-5 билгеләренә генә тәмамлап, сәнгать училищесына укырга керә. Сәнгать һәм спорт аның алыштыргысыз дуслары була. Рәвит исемле егеткә тормышка чыгып, матур гаилә коралар, уллары Ренатны булдыклы һәм акыллы итеп буйга җиткерәләр. 27 ел дәвамында Нәфисә Рабис кызы мәктәптә балаларга белем бирә. “Бу омтылыш әнидән бирелгәндер”, – ди ул үзе. Иҗатка гашыйк Нәфисә Рабис кызы киез басу нечкәлекләрен балаларга да өйрәтә.
М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының сәнгать графикасы факультетын тәмамлап, бөтен республикада киң танылган Уфа районының Нөрле авылында “Салават күпере” яшь рәссамнар берләшмәсендә 10 ел педагог-рәссам булып эшли. Нәфисә Рабис кызы хезмәт салган дәвердә әлеге студияс “Урал батыр” эпосына нигезләнеп, “Халкымның күңел бизәкләре”, “Фольклор һәм традицияләр”, “Туган ягым табигате”, “Чәчәкле фантазия”, “Башкортстан – бал ягы” паннолар сериясен чыгара. “Салават күпере” берләшмәсе шулай ук милли мотивларга таянып эшләгән “Орнамент” кием һәм аксессуарлар коллециясе авторы буларак танылу ала.
Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова “Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исеменә лаек. Шулай ук Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыклары, Уфа муниципаль районы хакимияте, мәдәният бүлеге, Башкортстан Республикасының Милли музее, БР “Урал” халык иҗаты үзәге, С. Аксаков исемендәге мемориаль йорт-музей, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты җитәкчелегенең бик күп Мактау грамоталары һәм Дипломнарга ия була.
Нәфисә Рабис кызының туган якка кайтып төпләнүе районыбыздагы иҗат сөючеләр өчен зур куаныч булды. Бер ел дәвамында остаз ул Балалар сәнгать мәктәбендә балаларны киез әвәләү нечкәлекләренә өйрәтә. Бүгенге көндә аның кул астында 65 бала шөгыльләнә. Укучылар дәресләрдә рәсем төшерү серләренә өйрәнә, киезне коры көенчә әвәләү техникасын да үзләштерә. Кыска гына вакыт эчендә иҗатка гашыйк кызлар зур казанышларга ирешә. Халыкара һәм Бөтенрусия күләмнәрендә уздырылган конкурс-күргәзмәләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Азалия Әхмәтова – иҗади конкурс һәм мастер-классларның даими җиңүчесе. Ә Рәйлә Гыйлемханованың картиналары күптән түгел районыбызда ачылган “Чакматаш” галереясындә куелды.
Нәфисә Гыйльметдинованың “Орнамент” дип аталган иҗади эше БР Милли муззендагы “Евразия халкының алтын мирасы” , “Арт-Корылтай” мәдәни форумы кысаларында үткән Конгресс-холлдагы күргәзмәләрне бизи.
Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова – VII Бөтенрусия “Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсының район этабы финалисты. Гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм үстерү эшчәнлегенә керткән өлеше өчен ул Башкорстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ул шулай ук грант проекты буенча эшчәнлек алып бара. Аның максаты – район яшьләрен борынгы һәм шул ук вакытта заманча милли һөнәре – киез әвәләүгә җәлеп итү, халык һөнәрчелеге традицияләрен саклау һәм балаларда халык мәдәнияте турында белемнәрне формалаштыру, гаилә һәм милли гореф-гадәтләр кыйммәтләренә җәлеп итү, укучыларны тырыш хезмәт белән акча эшләргә өйрәтү. “Киләчәктә районның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда киез әвәләү үзәге ачарга ниятлибез. Биредә балалар өчен киез әвәләү бөенча мастер-класслар, дәресләр үткәрәчәкбез”, – ди әңгәмәдәшем. Булачак үзәк бүлмәсендә ремонт эшләре бара икән
Оста куллы Нәфисә Рабис кызы иҗат эшчәнлегенә чиксез гашыйк. Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбе ике туку станогы алган, рәсем төшерү дәресләреннән башка, биредә программага декоратив-гамәли иҗат дәресләре дә кертелгән.
“Халык сәнгате бала тормышына, шул ук вакытта өлкәннәр көнкүрешенә дә зур йогынты ясый. Халык мәкальләрен белмәгән, халык җырларының көйләрен хәтерләмәгән, көнкүреш әйберләрен халык сәнгате эшләнмәләре белән бизәмәгән кеше юктыр. Һөнәрчелек сәнгатендә буыннан-буынга килгән талантлы осталар һәм рәссамнар иҗат иткән халыкның сәнгати таланты ныграк ачыла бара. Аларның дөньяга карашлары үзгәрә, алар хезмәт һәм гүзәллекне бергә берләштерәләр, – ди ул.
Хезмәтнең иҗтимагый әһәмиятен аңлаган, яхшы башкарылган эшләренә куанып, хезмәттән бәхет кичергән, иҗатка актив өлеш керткән кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Нәфисә Рабис кызы – балаларда милли хис тәрбияләү һәм үстерү, ата-бабаларыбыз өчен горурлык, туган як тарихына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт, милли үзаң тәрбияләүче.