

Моннан тыш, өлешчә мобилизация һәм хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча мәгълүматны мәгълүмати-белешмә хезмәтенең бердәм «122» номерына шалтыратып алырга, шулай ук хөкүмәтнең рәсми порталы «Объясняем.рф»дан файдаланырга мөмкин.
Шулай ук мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын алу механизмы үзгәрде: хәзер гаризаларны «Госуслуги» порталы аша бирергә мөмкин, бу социаль ярдәм күрсәтү срокларын шактый кыскартырга һәм белешмәләрне, документларны мөстәкыйль җыюдан коткарырга мөмкинлек бирә.
Район үзәгендә волонтерлык үзәге тарафыннан оештырылган мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча волонтёрлар штабы #Мывместе#Безбергә үз эшен дәвам итә. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8-347-96-3-12-63 номерына шалтыратырга, яки Яшьләр үзәгендә урнашкан М. Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына килә ала.