+24 °С
Яңгыр


Быел яз иртә килде. Шуңа күрә бу эшләр дә гадәттәгедән иртәрәк башланды. Иң беренче чиратта төбәк, муниципаль-ара автомобиль юллары һәм район үзәге урамнарының проблемалы өлешләре ремонтлана. Бу очракларда салкын асфальт кулланыла. Асфальт-бетон заводы эшкә җибәрелеп, һава шартлары да яхшыргач, юл ремонтлау хезмәткәрләре күләмле эшләрне кайнар асфальт салу ярдәмендә башкарачак.
Фото һәм мәгълүмат муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның “Бәйләнештә”ге шәхси сәхифәсеннән алынды.