ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2023, 06:05

Савучы маяк

Тырышлыгы белән дан казана

Савучы маякСавучы маяк
Савучы маяк

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы – бүген районыбызда гына түгел, республикада иң күп элита сортлы сөт җитештерүче хуҗалыкларның берсе. Малкайларга тиешле тәрбия биреп, зур игътибар күрсәтүнең күркәм нәтиҗәләре әнә шундый. Хуҗалыкның Тайняш, Иске Балак, Каран авылларындагы товарлыклы-сөтчелек фермаларында асралган кара-чуар төстәге гольштин токымлы 1620 баш савым сыерларыннан март аенда тулай савым 18239 центнер, ә тәүге кварталда 52224 центнер тәшкил иткән. Бу уңышларга хуҗалык җитәкчелеге, баш белгечләр, терлекчеләрнең берлектәге тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән.

Кооперативта иң күп сөт бүген Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасында җитештерелә, ә савучылар арасында Надежда Николайчева алдынгылык тота: ул ел башыннан үз төркемендәге сөтлебикәләрдән барлыгы 5020 центнер сөт савып алуга ирешкән, бер сыерга исәпләгәндә 3585 әр литр сөт туры килә. Ә көндәлек савым күрсәткечләре тәүлегенә 40 килограммга якын биредә.

Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илнур Фәнил улы Хөсәенов аны иң булдыклы, җор телле, алтын куллы хезмәткәрләрнең берсе дип таныштырды. Чынлап та, былтыр көз генә 45 яшен тутырган әлеге мөлаем йөзле, йөгерек хәрәкәтле ханым турында “нәкъ җиләктәй пешкән мәле генә” дип әйтәсе килә.

Надежда Леонидовна Николайчева Шаран районы Темяково авылында туып үскән. Вакыты җиткәч, тормышка чыккан, ике алмадай кызга әни булган. Үз якларында сәүдә хезмәткәре дә булган, башка эшләрдә дә уңганлык күрсәткән. 2015 елда Тайняш авылына килеп урнашкан, тәүдә сөтчелек фермасында лаборант вазыйфасында эшләгән. 2017 елдан башлап – машина белән сыер саву операторы.

– Эшемне яратып башкарам, чөнки биредә хезмәтеңне күрә дә, тиешенчә бәһалый да беләләр. Хуҗалык идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповка аталарча кайгыртучанлыгы, эшкә дәртләндереп торуы өчен ихлас рәхмәтлемен. Коллективта ахирәтләрем Рәзилә Евдокимова, Гүзәлия Бакирова белән беренче көннәрдән үк уртак тел табып, бертуганнардай дуслашып, аралашып яшибез һәм чәмләнеп-ярышып эшлибез дә. Терлекчеләр Урал Бакиров, Нәзир Вәлиев, Фәнил Рәхимов эшебезне күпкә җиңеләйтә, яңа казанышларны бергәләп яулап киләбез, – диде Надежда Леонидовна кыска гына әңгәмәбез вакытында.

Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас