ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2023, 09:20

Спорт һәммәбезне дә берләштерә

Узган җомгада районыбызда чын мәгънәсендә хоккей бәйрәме гөрләде. “Атайсал” проекты чикләрендә уздырылган чарада катнашырга районыбызга бик күп танылган спортчылар һәм дәрәҗәле кунаклар килде.

Спорт  һәммәбезне дә берләштерәСпорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт һәммәбезне дә берләштерә


Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында узган тантаналы чара район мәдният йортының вокаль ансамбле башкаруында “Хоккей – наша игра” дәртле җыры белән башланып китте. Артабан спорт бәйрәме муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Рөстәм Ринат улы Ахунов, Антон Сергеевич Матренин, Ирек Марс улы Усмановның котлау чыгышлары белән дәвам итте.
– Әлеге чараны оештыручыларга, Рөстәм Ринат улы Ахуновка кече Ватанына карата хәстәрлеге һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без артабан да хоккей спорты һәм “Атайсал” проекты чикләрендә тыгыз хезмәттәшлек итүебезне дәвам итәрбез, дип ышанам. Бүгенге чара тәү чиратта хоккей сөюче балалар өчен оештырылды. Алар бүгенге очрашудан канәгать калыр, дигән ышанычта калам. Киләчәктә безнең кечкенә хоккейчыларыбызның күренекле спортчылар булып үсәчәгенә иманым камил, – дип белдерде район башлыгы, уңышлы уеннар теләп.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ринат улы Ахунов та әтисе Ринат Габделислам улы Ахуновның кече Ватаны булган данлыклы Чакмагыш төбәгендә спортның үсешенә, бигрәк тә хоккей үсешенә үз өлешен кертү мөмкинлегенә шат булуын белдерде.
– Минем өчен бу чараның беренче максаты – яшь спортчылар тәбрикләү һәм аларга бүләкләр тапшыру. Ә икенче максат – ничә яшьтә булуыңа карамастан һәм нинди генә статуска ия булсаң да, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Хоккейны илебез президенты Владимир Путин уйный, бу спорт төрен Дәүләт Җыелышы депутатлары да үз итә. Мин Чакмагыш җирендә моның өчен барлык шартлар тудырылуына, Чакмагыш хоккейчыларының уңышларына бик шатмын. Биредә яшь хоккейчыларның ничек тәрбияләнүен күзәтеп барам. Чакмагыш хоккейчыларына, барлык хоккей сөючеләргә чын күңелдән яңа җиңүләр телим, – диде якташыбыз Рөстәм Ринат улы.
Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт  һәммәбезне дә берләштерә
Спорт һәммәбезне дә берләштерә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас