ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
4 апрель 2023, 08:30

Табигатьне саклау – мөһим эш ул

Куллануда булган кәгазь калдыкларны эшкәртү – табигатьне саклап калуның иң яхшы ысулларының берсе. Һәр кеше урманнарны, табигатьне һәм җир шарыбызның табигый матурлыгын саклап калуга үз өлешен кертә ала.

Табигатьне саклау – мөһим эш улТабигатьне саклау – мөһим эш ул
Табигатьне саклау – мөһим эш ул

2022-2023 уку елында икенче тапкыр гимназия укытучылары һәм укучылары, ата-аналар “Кәгазь калдыклар җыябыз һәм табигатьне саклыйбыз” акциясендә актив катнаштылар. Мәктәпнең 40 классы укучылары бу акциядә катнашып, зур активлык күрсәтеп, 10 тоннадан артык макулатура җыйды. Иң күп макулатураны 1А, 1В, 1Г, 2А,2Б, 3Б, 3В, 3Г, 4А,6А, 9Г класс укучылары җыеп тапшырган. Афәрин! Мәктәп линейкасында иң күп макулатура тапшыручыларны мәктәп директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләде. “Шушы күмәк, уртак эшкә өлеш керткән һәркайсыгызга да рәхмәт белдерәбез,” – диелгән гимназиянең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсендә.

Табигатьне саклау – мөһим эш ул
Табигатьне саклау – мөһим эш ул
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас