+22 °С
Дождь


Чит кешеләргә битараф булмаган, изге күңелле райондашлар бердәмлек өлгеләре күрсәтүен дәвам итә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Иске Бәшир авылыннан изге йөрәкле Хәсәновлар гаиләсе белән сезне таныштырган идек инде, хөрмәтле төркемдәшләр. Шушы көннәрдә алар янә М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына килеп, якташ егетләргә прополис белән балавыз катнашмасы алып килде. Аларның изгелекләре үзләренә мең тапкыр игелек булып әйләнеп кайтсын!