+24 °С
Дождь


Дәреснең төп максаты сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру иде. Балалар белән "Сәламәт булырга телибез!", “ Яхшы һәм начар гадәтләр”, “Витаминнар – сәламәтлек сакчылары” дигән темаларга сөйләштеләр. “Тән өлешләрен әйтегез”, “Ашарга яраклы һәм яраксыз” , “”Витаминнарны кайда табарга” дигән дидактик уеннар уйнадылар. Уеннар һәм әңгәмәләр аша балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз организмнары турында күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Фото һәм мәгълүмат Чакмагышның бишенче балалар бакчасының “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды