ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 апрель 2023, 11:35

Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә

Басуларга чыгар алдыннан агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең язгы басу эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмәсе үтте  

Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерләЧанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә
Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә

 

Әлегә басу-кырларны тургайлар моңы биләп алган. Тиздән аларга техника гөрелтесе дә кушылачак. Игенчеләр өчен иң җаваплы мәл – чәчү вакыты җитәргә күп калмады. Көне ел туйдырыр мәлдә иң мөһиме – техника сынатмасын. Табигать үзенекен эшләр, ә менә безнең хуҗалыклар язгы кыр эшләренә әзерме соң?
Шушы көннәрдә “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы базасында район агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең язгы басу эшләренә әзерлеге буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы эшләре буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе вәкилләре, район хуҗалыклары рәисләре, баш агрономнар, баш инженерлар, башка белгечләр, авыл хуҗалыгын махсус техника һәм минераль ашламалар, химик препаратлар белән тәэмин итү предприятиеләре вәкилләре канашты.
Быел да язгы чәчү алдыннан авыл хуҗалыгы техникаларына, тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү уздырылды. Әлеге чараларны үткәргәндә механизаторлар белән басу һәм транспорт эшләрендә тракторлар һәм тагылма техниканы имин эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре алып барылды. Һәр механизатор үз техникасын техник күзәтүгә тәкъдим итте.Тикшерү вакытында тракторларның теркәлү белешмәсе, ОСАГО полисы, моннан алдагы елларда техник күзәтү узу турында белешмә, тракторчы-машинистның тиеле категорягә яраклылык таныклыгы тикшерелде. “Гостехнадзор”ның Чакмагыш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов район хуҗалыкларында оештырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. “Монда сүз кешеләрнең иминлек һәм гомерләрен саклау турында бара, – диде Финат Вәсил улы. – Техника төзек, техник карау үткән, механизаторларның барлык документлары тулы тәртиптә булырга тиеш”. “Заря”, “Герой”, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативлары , “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат”, “Чакмагыш-Агропродукт” җәмгыятьләренең чәчү кампаниясенә әзерлегенә югары бәһа бирелде.
“Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасын алдан ремонтлап куючылар чәчү кампаниясен дә уңышлы башкарып чыгачак.

 

 

Район игенчеләре алдына язгы кампаниядә җитди бурыч куела – район буенча 57 мең 968 гектар төрле культуралар чәчү планлаштырыла.
Шуларның 37 мең гектардан артыгын бөртеклеләр, 6 мең гектарын шикәр чөгендере, 6 мең гектардан артыгын кукуруз, 4 мең 800 гектарга якынын көнбагыш һ.б. культуралар биләячәк”, – дип хәбәр итте муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге началнигы, баш агроном Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин. Хуҗалыклар чәчүлек орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Сыйфат буенча эшлисе хуҗалыклар бар әле, сыйфатны яхшырту өчен районның үзендә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Һәр гектарга 56 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар кертү бурычы куелды. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 847 тонна орлык химик эшкәртү үткән, 3539 гектарда көзге культуралар, 2073 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган, дым каплату буенча актив эшчәнлек алып барыла.
Семинар-киңәшмәдә “Щёлковоагрофим” акционерлар җәмгыяте вәкиле, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Радик Рәзил улы Гайфуллин авыл хуҗалыгы культуралары вегетациясе белән идарә итү, рентабельле продукция җитештерүнең традицион булмаган технологияләре белән уртаклашты.
Белгечләр әйтүенчә, уңышны формалаштыруга дүрт төп фактор йогынты ясый: табигый-климат шартлары – 25 процент, сыйфатлы орлык – 20 процент, ашламаларны тиешле күләмдә һәм үзвакытында кертү, үсемлекләрне саклау чаралары куллану – 25 процент, техника һәм технологияләрне төгәл үтәү – 30 процент.
“Заря” авыл хуҗалыгы коперативының техника паркы язгы чәчү кампаниясенә 100 процент әзер. Районыбызның башка хуҗалыклары да язгы чәчүгә ныклап һәм җитди әзерләнгән. Техника паркында чит иллләрдән кайтартылган тракторлар һәм комплекслы агрегатларның күплеге дә сөендерә.
Районыбыз елдан-ел авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча беренче урыннардан төшми. Бүгенге көндә хуҗалыклар барлык кирәкле әйберләр – чәчү һәм җир эшкәртү техникасы, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек орлыклары, ашламалар белән тәэмин ителгән.
Хәзер барысы да һава шартларына һәм аграрийларның нәтиҗәле хезмәтенә генә бәйле. Алар барысы да – киң профильле белгечләр. Аларның күпьеллык хезмәт тәҗрибәләре һәм эшләренә тугрылыклары аркасында, без елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Югары сыйфатлы һәм күп сандагы техника паркы белән язгы кыр эшләрен быел да чагыштырмача кыска вакытта башкарып чыгарлар, дип уйларга нигез бар.

Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә
Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә
Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас