+24 °С
Яңгыр


Физик культура, спорт белән шөгыльләнү кешене сәламәт һәм физик яктан ныклы итә. Ә шашка һәм шахмат кебек интеллектуаль спорт төрләре акыл үсешен, хәтерне һәм логик фикерләүне үстерә. Яңа Коты авылы мәдәният йортында “Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен” (“Молодёжь за ЗОЖ”) акциясе чикләрендә сәнгать җитәкчесе Йолдыз Шакирова яшьләр белән берлектә “Кем шашканы яхшырак уйный?” дигән интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге чараның максаты – шашка уенын популярлаштыру, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булды.