

Алар арасында Тозлыкуш авылынннан Альбина Илфир кызы Хәмәтханова, Чакмагыштан Илшат Хәтмулла улы белән Эльвира Әлфрид кызы Локмановлар, Илдар Риф улы белән Лиана Салават кызы Янгировлар, Эльвир Азамат улы белән Гүзәл Фәнил кызы Сәхиповар, Игорь Руслан улы белән Айсылу Радик кызы Вәлиевлар бар.
Нариман авылыннан шәхси эшкуар Әлфия Мөхәммәтҗан кызы Әрдәширова гаиләләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Ә менә күптән түгел акциягә шәхси эшкуар Наил Әдип улы Гыймазов та кушылган.
Изге күңелле райондашларыбыз “Гаилә” хезмәтенә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләр өчен өс һәм аяк киемнәре, азык-төлек тапшырган.
“Әлеге проект иң беренче чиратта гаиләгә һәм балага ярдәм итүне максат итеп куя”, – дип сөйли районыбыздагы “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова. Проектка кушылган изге күңелле чакмагышлыларга ул рәхмәт сүзләре җиткерде.