

Мөдирә апаның тормыш юлы илебез өчен авыр булган елларга туры килә. Ул вакытта өйдә дә, колхозда да эшче куллар таләп ителә. Күпчелек ир-егетләр, шул исәптән, тормыш юлдашы – Рәис Әхмәдулла улы Сәйфуллин да туган илне якларга сугышка китә. Хуҗалыкта барлык эшләр хатын-кызлар иңенә төшә.
“Ирем бик әйбәт, эшчән, кешелекле иде”, – ди Мөдирә әби. Алар бер-берсен аңлап, матур гомер кичереп, 5 балага гомер бүләк итәләр. Ләкин, бүген аларның дүртесе генә исән. Җиңел булмаган сугыш еллары Рәис абыйның да сәламәтлегендә тирән эз калдыра. Сугыш ветераны туруннарын сөю бәхетенә ирешә алмый.
Гомер дәверендә Мөдирә әбигә күпне кичерергә туры килә. Ләкин ул беркайчан да язмышына зарланмый. Озак еллар дәвамында ул авыл хуҗалыгында (ул вакытта “Победа” колхозы”) пешекше булып намуслы хезмәт сала.
Бүген Мөдирә әби уллары Шамил, Денис, кызлары Рәмзия, Мөнирә тәрбиясендә. Ул өч оныгы, ике туруны хөрмәт-назына төренеп, һәр аткан таңга сөенеп яши.
Олуг юбилее белән аны Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хәфизова тәбрикләде. Мөдирә Әфзәлтдин кызына Русия Президенты В.В.Путинның котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.
Үзенең 95 яшьлек юбилеен йөзьяшәр балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары арасында каршы ала һәм алардан иң изге, ихлас, матур котлаулар, теләкләр кабул итте. Мөдирә әбигә бер гасырлык юбилеен да алар белән бергә каршы алуын телибез!