ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 апрель 2023, 11:10

Нәни дуслардан – кош оялары

Язын җылы яктан, туган якларын сагынып кайткан сыерчыкларны оялар ясап көтеп тору – элек-электән килгән матур йола. Ясалган оя кыекларына сыерчыклар кунып сайраса, әллә нинди шатлык-сөенечләр кичерәбез.

Нәни дуслардан – кош ояларыНәни дуслардан – кош оялары
Нәни дуслардан – кош оялары

 

         Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Һәркайсыбыздан – сыерчык оясы” акциясе узды. Башлангыч класс укучылары бу эштә зур ихласлык белән катнашты. Укытучылар һәм ата-аналар җитәкчелегендә канатлы дускайларыбызга уңайлы, җил-яңгырлардан ышыклардай, бәби-кошчыккайларын имин итеп чыгарсыннар өчен матур сыерчык оялары эшләделәр.

         Кошлар табигатькә ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә безне моңлы сайравы белән дә сөендерә, кәефләрне күтәрә. Сыерчык оялары эшләгәндә балаларда кошкайларга, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләнә. Алар табигатькә саклык белән карарга өйрәнә.

 

Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш урта мәктәбенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсе битләреннән алынды.

Нәни дуслардан – кош оялары
Нәни дуслардан – кош оялары
Нәни дуслардан – кош оялары
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас