ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 апрель 2023, 12:15

Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул

«Русия балалары-2023» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында наркотиклы һәм психотроплы матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хокук бозуларны профилактикалау максатларында Тозлыкуш урта мәктәбендә авыл Советының яшьләр эшләре буенча белгече Лира Сәлахова һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Гөлнара Бакиева белән очрашу оештырылды.

Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк улСәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул
Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул

Укучыларга наркотикларның яшүсмер организмына зыяны, наркотиклар һәм тәмәке катнашмалары куллануның җимергеч нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Яшьләр эшләре буенча белгеч Лира Сәлахова чарада катнашучыларга презентация күрсәтте һәм буклетлар таратты. Гөлнара Бакиева профилактик әңгәмә барышында балаларга наркотиклар куллану һәм тарату өчен җинаяти һәм административ җаваплылык, шулай ук яшүсмерләрнең һәм аларның ата-аналарының хокук тәртибенә каршы гамәлләр өчен җаваплылыгы турында аңлатты.Үз чыгышында Гөлнара Вил кызы барлык проблемаларның хәл ителүенә, барысы да кешенең үз кулында булуына басым ясады.Чара ахырында мәктәп директоры Физәлия Рәзит кызы Баһманова кунакларга эчтәлекле чыгышлары һәм тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул
Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул
Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас