ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 апрель 2023, 12:25

Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш

Соңгы вакытта терроризм җәмгыятьнең глобаль проблемасына әйләнде. Теге яки бу җирдә террор акты булды, дигән хәбәрләрне еш ишетергә була. Шуны аңларга кирәк: терроризм – ул яклаусызларга каршы сугыш.

Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугышТеррорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш
Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш

Аблай авылында мәдәният хезмәткәрләре «Террорчылык – ул сугыш» дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында соңгы еллардагы дөньядагы террорчылык гамәлләр искә төшерелде. Балаларга террорчылык акты янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар, шикле әйберләргә кагылмаска, ачмаска, аларны урыннан күчермәскә, дигән искәрмә-киңәшләр бирелде, чөнки бу уйланылмый эшләнгән гамәлләр шартлауга китерергә мөмкин, дип кисәттеләр. Мондый очракта өлкәннәргә яки полициягә 02 саннарын җыеп телефон аша хәбәр итәргә кирәк. Урамда һәм телефон аша таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез! Һәр очракта уяу һәм сак булырга кирәк. Чара ахырында һәммәсенә дә «Террорчылык: уяу булыгыз» дигән буклетлар таратылды.

Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш
Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш
Террорчылык – кешелеккә каршы яшерен сугыш
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас