+22 °С
Яңгыр


Уен интеллектуаль күнекмә, брейн-ринг, үзеңнең уеның (своя игра), интеллектуаль тир, сүзне тап бишбәйге рәвешендә узды. Һәр раундка билгеле бер вакыт бүлеп куелган иде. Интеллектуаль ярышта ике команда көрәште. Укучылар анда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар башланыр алдыннан чарада катнашучылар «Яшә һәм чәчәк ат, туган як» күргәзмәсендәге фотодокументлардан һәм китаплардан авылның тарихы, аның барлыкка килү чоры, беренче кешеләре турында мәгълүмат белән танышты.