

Чакмагыш җире бик күп талантлы, тырыш кешеләргә бай һәм без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбыз авылларыннан безнең туган төбәгебезне, республикабызны данлаучы күп күренекле кешеләр чыккан. Районның икътисади нәтиҗәләре дә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы һәм югары. Ә ул һәрвакыт шулай булганмы? Бу җирдә кем яшәгән? Без исә – бу җирдә борынгы заманнарда яшәгән ерак чакмагышлыларның токымнары. Һәм без меңләгән җепләр белән җиребез һәм ыруларыбыз белән бәйле. Бу хакта – Чакмагыш авылы тарихы һәм археологиясе турында мавыктыргыч һәм кызыклы итеп Зилә Әсләм кызы Камалиева яшьләр белән очрашуда сөйләде. Ул шулай ук балаларга үзе иҗат иткән туган җиргә һәм туган төбәккә мәхәббәт белән сугарылган, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен укып ишеттерде.
Кичә барышында укучылар районыбыз турындагы “Здесь край мой, исток мой, дорога моя” иллюстратив китап күргәзмәсендә урын алган әдәбият белән таныштылар, “Син үз районыңны беләсеңме?” дигән тарихи-туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Чарада катнашучылар очрашудан яңа белемнәр туплады һәм матур тәэссоратлар белән таралышты.