

Торак мәсьәләләрен хәл итәргә бүгенге көндә төрле программалар ярдәмгә килә. “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы да – бу мәсьәләне хәл итүнең нәтиҗәле юлы.
Әлеге программа ярдәмендә узган елда районыбызда дүрт ятим фатирлы булды.
Шушы көннәрдә муниципаль район хакимиятендә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга хәтерләргә уелды – чираттагы райондашыбызга фатир ачкычлары тапшырылды. Булат Равил улы Акчурин муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов тапшырган фатир ачкычын бәхет кошын тоткандай кабул итеп алды.
Һәркемгә үз йорты булу бик тә мөһим. Дамир Фәнил улы Низамов Булатка яңа фатирда матур гаилә коруын, анда һәрвакыт бәхет-шатлык кына хакимлек итүен, шат балалар тавышы яңгырап торуын теләде.