ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 апрель 2023, 12:05

Пөхтәлек – тәртип нигезе

Районыбыз халкы, тоташ республикадагы кебек, язгы санитар тазарту-төзекләндерү өмәләренә дәррәү кушылды.

Пөхтәлек – тәртип нигезеПөхтәлек – тәртип нигезе
Пөхтәлек – тәртип нигезе

Узган шимбәдә аны башкару һава шартлары аркасында кичектерелеп торса да, атна уртасында күп оешма, учреждениелар, предприятие хезмәткәрләре үз территорияләрен һәм аларның тирә-ягын тәртипкә китерде. Җомга көнне бу изге мәшәкать " Урожай" стадионында башкарылды, күп оешмалар шулай ук үз территорияләрендә дә эшне тәмамларга өлгерде. Спорт мәйданчыгын җыештырып тәртипкә китерүдә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе, муниципаль унитар су белән тәэмин итү предприятиесе, Октябрьский һәм Чакмагыш муниципаль электр челтәрләре, газ хуҗалыгы, социаль приют, Яшьләр үзәге, авыл биләмәләренең үзәкләшкән бухгалтериясе, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф бүлеге,гимназия һәм беренче урта мәктәпләр педагоглары, өлкән сыйныфлар укучылары һәм башка тагын берничә коллектив вәкилләре күмәк тырышлык белән стадион территориясендә тәртип урнаштырды. Җыелган чүп-чар биләмә хакимияте тракторы һәм оешмалар, эшкуарлар машиналары ярдәмендә полигонга чыгарылды. Өмәләр артабан да дәвам итә. Иртәгә күмәк көч белән территорияләрне җыештыру дәвам итәчәк, шулай ук бергәләп Гаилә белән ял итү паркында да тәртип булдырылачак.

Пөхтәлек – тәртип нигезе
Пөхтәлек – тәртип нигезе
Пөхтәлек – тәртип нигезе
Пөхтәлек – тәртип нигезе
Пөхтәлек – тәртип нигезе
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас