

Камыр өчен: 1 кап акмай, 0,5 стакан сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 балкашыгы чүпрә, бер чеметем тоз, 3 стакан он. Эчлек: 1 лимон, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
Өй температурасында эретелгән акмайга он кушып болгатабыз. Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, 5 минут тотабыз. Ике күләмне бергә кушып, камыр басабыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – бәлешнең аскы өлешен – зуррак итәбез.
Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән әфлисунны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 3 өлешкә бүләбез. Бәлешне кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Бәлеш өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, акмай, он болгатып сибәргә була. Уртасында һава чыгарга кечкенә генә тишек калдырабыз. Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы бәлеш тыккач кына кабызырга).
Салават Фәтхетдиновның “Бәйләнеш” социаль челтәрендәге төркеменнән алынды