ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 апрель 2023, 04:35

Гаилә династиясенә әверелде

Районыбыз дәваханәсе тарихында кешеләр сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга бәйле һөнәр ияләре – табиблар, шәфкать туташлары һәм лаборантлар, дәвалау- физкультура кабинетлары хезмәткәрләре, хәтта санитаркалары арасында да шактый гаилә династияләрен очратырга мөмкин.

 Ирле- хатынлы табибларның балалары, оныклары да шушы изге һөнәрне дәвам итү очраклары күп. Яраткан гәзитебез битләрендә шундый гаилә династияләре турында язып үтәргә булдык. Әлеге гаиләдә табиблар күб- рәк булу сәбәпле, бу хактагы язмаларыбызны Вилдановлардан башларга булдык һәм артабан башка табиблар, шәфкать туташлары, хәтта өстәмә хезмәтләндерү вәкилләре турында да бик теләп язмалар урнаштырачабыз. Бу җәһәттән гәзит укучыларыбызның да ярдәменә өмет итәбез: бәлки арада әлегә без белеп бетермәгәннәре дә бардыр... Беренче категорияле табибә-терапевт, Башкортстан Республикасының атказанган табибәсе, исеме озак еллар рәхмәтле пациентларның теленнән төшмәгән, фоторәсеме күп тапкырлар район үзәгендә Почет тактасында эленеп торган хезмәт ветераны Светлана Әдһәм кызы Вилданова 1947 елның 5 июнендә район үзәге Чакмагыш авылында дөньяга килгән. Әтисе, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әдһәм Габделислам улы Мансуров совет-партия органнарында җитәкче вазыйфалар биләде, әнисе Бикә Харрас кызы яшь буынга төпле белем һәм үрнәкле тәрбия бирде. Бу гаиләдә үскән балалар барысы да намуслы, эшсөяр, Туган илебезнең чын пат- риотлары булып танылдылар. Светлана Әдһәм кызы 1954-1965 елларда Чакмагыш беренче урта мәктәбендә белем ала. Барлык фәннәрдән дә яхшы өлгерешле, актив тормыш позицияле кыз киләчәген та- бибә һөнәре белән бәйләргә карар итә һәм 1965 елда Башкортстан медицина институтының терапия факультетына уңышлы имтихан тота. Шау-шулы студент елларында да яхшы өлгереше, күпне белер- гә омтылуы, актив тормыш позициясе белән аерылып тора. 1971 елда дипломлы яшь дәвалаучы табибә район үзәк дәва- ханәсенә терапевт булып эшкә кайта. Вазыйфа бурычларын намуслы үтәве, авыруларга ихлас мөгамәләсе, коллегалары белән уртак тел табып эшли белүе аның 1977 елда дәваханәнең баш табибының поликлиника эшчәнлеген оештыру буенча урынбасары вызыйфасына тәгаенләнүенә этәргеч бирә. Артабан 1985 елдан алып баш табибның эксперт эшчәнлеге буенча урынбасары була, беркадәр нар- колог вазыйфасын да үти. 2010 елдан 2015 елда хаклы ялга киткәнче участок терапевты булып иге- лекле хезмәт күрсәтә. Тырыш табибә актив җәмәгать эшчәнлеге үзәгендә дә кайнады: ул берничә тапкыр авыл һәм район Советлары депутаты, комсомол, профсоюз конференцияләре делегаты булып сайланды, даими рәвештә камилләшү курсларында беле- мен күтәреп торды. Фидакарьлеге “Хезмәт ветераны” медале, күкрәккә тагыла торган билгеләр, Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципаль район хакимияте, дәваханә җитәкчесенең күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән, “Башкортостан Республикасының атказанган та- бибәсе” дигән югары исемне лаеклы йөртә. Районыбызда олы ихтирамга ия шәхес – Илеш районы Бишкурай авылы егете, Башкортстан Респуб- ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районыбызның почетлы гражданы, әле дә актив җә- мәгатьчелек эшчәнлегендә кайнаучы пар канаты Ринат Хәбирҗан улы Вилданов белән илле ике ел тату гомер кичерәләр. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерделәр. Шунысы кызыклы, өч балаларының гаиләләрендә дә медицина өлкәсен үз итүчеләр бар. Төпчек кызлары Миләүшә 1982 елның 1 декабрендә Чакмагыш авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән әнисенең тынгысыз хезмәтен күреп үскән кыз урта мәктәптән соң Башкортостан дәүләт медицина университетында әнисе һөнәре буенча белем ала. 2006-2007 елларда үзебезнең район дәвахәнәсендә интернатура үткәннән соң Илеш районы үзәк дәвахәнәсенә участок терапевты итеп тәгаенләнә. Артабан функциональ диагностика табибәсе, поликлиникада вакытлыча эшкә яраксызлыкка экс- пертиза үткәрү кабинеты мөдире була. 2021 елдан – Башкортстан Республикасы Медицина-санитар экспертиза бүлегендә табибә-эксперт вазыйфасында. Гаиләле,өч бала әнисе дә үзе. Өлкән уллары Айгиз – районда билгеле эшкуарларның берсе. Аның кызы Айрина 1999 елның 7 октябрендә район үзәгендә дөнья- га килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2017 елда Башкортостан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетына укырга ке- рә. Әле актив кыз 5нче курс студенткасы, картәнисе юлын лаеклы дәвам итәчәгенә шик юк. Уртанчы кызлары Гөлназның кызы Чулпан да – табиблар династиясе дәвамчысы. Чулпан Рөстәм кызы Камалетдинова 1997 елның 26 августында Чакмагыш авылында туган. 2005-2015 елларда гимназиядә яхшы өлгереше белән аерылып торга. Артабан ул да уңышлы имтихан тотып, картәнисе укыган Баш- кортстан дәүләт медицина университетын “Дәвалау эшчәнлеге” белгечлеге буенча тәмамлый. Әлеге вакытта табибә-кардиолог булып кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Светлана Әдһәм кызының бертуган сеңлесе Роза белән аның тормыш юлдашы Айрат Вәгыйзь улы Ибраевларны да өстәсең, табиб- лар династиясе тагын да арта төшүен күрәсең. Роза 1955 елның 7 февралендә Чакмагыш авылында дөньяга килгән. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә яхшы белем үзләштереп, ул да Башкортстан дәүләт медицина институтында укый. 1987 елдан бүгенге көнгә кадәр Республика тире-венерология диспансерында табиб-дерматовенеролог вазый- фасында эшли, 45 елдан артык хезмәт стажына ия. Башкортстан Республикасының атказанган табибәсе, югары категорияле табибә, БР Сәламәтлек саклау отличнигы дигән югары исемнәрне лаеклы йөртә. Купьеллык намуслы хезмәте Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгың, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Уфа шәһәренең, үзе гомер иткән башкала районы һәм дәваханә җитәкчелегенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәһаланган. Ул 2008 елда “Елның иң яхшы табибәсе” исеменә дә ия булды. Аның тормыш юлдашы Айрат Вәгыйзь улы дәүләт медицина инс- титутын тәмамлаганнан соң башкаланың 13нче санлы клиник дәваханәсендә хирург, 1990 елдан – хирургия буенча бүлек мөдире булып эшли. Шулай ук югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы исемнәренә ия. Әлеге көндә дә башкаладагы «Gim clinic» дәвахәнәсендә баш табибның хирургия буенча урынбасары, әйдәүче хирург вазыйфасында.

Гаилә династиясенә әверелде
Гаилә династиясенә әверелде
Гаилә династиясенә әверелде
Гаилә династиясенә әверелде
Автор:Сәлимә Дүсәлимова, район дәваханәсенең медицина ветераннары советы рәисе.
Читайте нас