

Пандемия шартларында – бөтен дөньяда, шул исәптән безнең илдә дә коронавирус чире көчле та- ралу алган вакытта биредә инфекцияле чирлеләрне дәвалап савыктырдылар, әлеге вакытта төрле хроник авыруларны, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне терелтү өчен көч салалар. Минем үземә дә күптән түгел анда дәвалану курсын үтәргә туры килде. Юллама алу белән үк бирегә китереп урнаштырдылар. Баш- кортстанның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, кешеләр сәламәтлеген саклауга ба- гышлаган 46 хезмәт елларының бик күп өлешен шушындагы участок дәваханәсен җитәкләүгә биргән ачык йөзле, кешелекле, хәстәрлекле табиб Данил Мөхәммәт улы Мостафин хәлемне анализлап, тиешле дәвалау билгеләде. Шундый ук киң күңелле өлкән шәфкать туташы Лиза Ильясова, шәфкать туташлары Лилия Хаҗиева, Гөлназ Макулова, Әлфия Мусина, Гөлназ Фазлыйәхмәтова табиб билгеләгәннәрне үз вакытында башкарып, шифалы куллары, изгелекле йөрәкләре белән сәламәтлегемне яхшырту өчен бөтен көч- ләрен салдылар. Санитаркалар Зилә Нургалиева, Гайшә Галләмова, Гөлнара Макулова, Резеда Кашаева да үз эшенең осталары икән – алар авыруларны көненә биш тапкыр тукландыру, бөтен җирдә пөхтәлек булдыру өстендә үтә итәгатьлелекләре белән дә аерылып торалар. Менә шушы чын шәфкать ияләре тәрбиясендә мин генә түгел, дистәләгән райондашларыбыз да какшаган сәламәтлекләрен ныгытып, савыгып, ныклы аякка басып кайттык. Биредәге коллектив бездән соң килгән авыруларны хәс- тәрлек белән чолгап алып калды, алар да тиз арада ныгынып, безнең кебек савыгып чыгарлар, дип өметләнәм. Яраткан гәзитебез аша шушы коллективка ихлас рәхмәт белдерәм һәм эшләрендә, тормышла- рында гел уңышлар гына телим.