ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 апрель 2023, 06:15

«Җир кешесе хөрмәткә – данлауга лаек», —

Яңа китап дөнья күрде

«Җир кешесе хөрмәткә – данлауга лаек», —«Җир кешесе хөрмәткә – данлауга лаек», —
«Җир кешесе хөрмәткә – данлауга лаек», —

ди тәҗрибәле журналист, Вазих Исхаков һәм Шаһит Ходайбердин исмендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълумат хезмәткәре, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе Рәзифә Сәхапова. “Кече Ватаныма — игелекле эш” программасы кысаларында аның “Чакмагыш икмәге” исемле яңа китабы дөнья күрде. Рәзифә Гали кызының гомер юлы район гәзите редакциясендә эшләп узды. Авыл хуҗалыгы һәм икътисад бүлеге мөдире буларак, хезмәт кайнаган участоклардан материаллар әзерләде. Күп тармаклы өлкәдә нәтиҗәле иҗат итү өчен фән һәм техника яңалыклары белән дә даими кызыксынып торды, ягъни һөнәри камиллеккә омтылды. Җәйге иртәләрдә җәйләүләрдә терлекчеләр белән очрашулардан репортажлар язылды. Ә бит урыннарга чыгып язылган, көн ка- дагына суккан материаллар гәзит битләрен бизәп, җанландырып кына калмады, бәлки ярышны дөрләтүгә, уңышлар яулауга да ярдәм итте. Язны — басуларга чыгар мәлләрне аеруча көтеп алды. Игенчеләрнең туфракны эшкәртеп, бөртекләрне җир куенына салганы да, шытымнарны чүп үләннәреннән, корткыч бөҗәкләрдән саклап-тәрбияләп үстерүләре дә журналист игътибарыннан читтә калмады. Кыскасы, ул яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калды, хезмәт кешеләрен данлады. Басулар аңа илһам бирде.“Игеннәр өлгергәч, басуларда йөрүнең күңеллелеген сөйләп кенә аңлатып булмыйдыр. Үзеңне гүя алтын диңгез дулкыннарында тибрәлгән кебек сизәсең. Кайнар тир түгеп үстергәннең нә- тиҗәсен күреп сөенгән игенчеләр, арыганнарын да тоймыйча, вакыт белән исәпләшмичә, гәрәбәдәй бөртекләрне тизрәк суктырып алырга тырыша. Аларга карыйм да уйга талам. Бер игенче күпме кешене туйдыра. Бар гомеренә җирдә бил бөккәннәр – иген иккәннәрнең хезмәтенә хөрмәтне күрсәтеп бетереп тә булмыйдыр, мөгаен. Игелекле, изгелекле һөнәр иялә- ре ул халкын муллыкка тиендергән үз җиренең чын хуҗалары — хөрмәтле авыл эшчәннәре. Бу китап-тупланма туган җирендә хезмәт салганнарга олы хөрмәтем булып кабул ителсен иде. Максатым — җир кешесен данлау, тарихка кертеп калдыру гына түгел, ә бәлки Чакмагыш икмәгенең үткәнен оныттырмау, шул чордагы хәлвакыйгалар агышын (үзем белгән, ишеткән күргән кадәрен генә булса да) тарих битләренә салып, кадерле мирас итеп, буыннарга тапшыру, сөенечле бүгенгесен тасвирлау, өлкәннәр башкарганны үрнәк итеп күрсәтү — яшьләрнең күңелләрендә ватанпәрвәрлек, горурлык хисе уяту да»,—ди ул. Язмада төрле еллардагы авыл хуҗалыгы сәясәте тасвирлана. Төрле чорларда шул вакыйгалар агышында кайнаган, авыл хуҗалыгының уңышлы бүгенгесенә лаеклы өлеш керткәннәр турындагы язмалар үткәннәрне күзалларга мөмкинлек тудыра. Авторларның күплеге иген һәм аны иккәннәр эшчәнлеген — язмышын төрле яклап һәм тулырак белергә ярдәм итә. “Без атларга тиеш шушы җирдән, хуҗа булып аңа гомергә” дигән бүлек башлыча 2021 елда башкарылган эшчәнлек турында. Әйе, үткәннәр белән бүгенгене чагыштырсаң, исең китәрлек бит! “Тиргә батып иген иксәң – данланырсың җырларда”дигән бүлектә Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмә иҗатчыларының иҗат җимешләренә киң урын бирелде. Бу да очраклы түгел. Икмәккә, авыл эшчәнен данлауга – искә алуга багышланган әдәби-мәдәни ча- ралар, очрашулар үткәрелер, дип өметләнә автор. Сценарий төзү өчен материаллар эзләп торасы юк, китап-тупланмада булган мәгълүматлар тәрбияви чаралар үткәрергә җитәрлек, теманы ачарга ярдәм итәрлек. Гомумән, китап-тупланма киң халык массаларына тәгаенләнә. Өлкәннәр фидакарьлек күрсәтеп эшләгән елларын хәтерләсен, яшьләр бәхетле бүгенгегә китерүче райондашларын хөрмәтләсен, җирен кадерләсен, хезмәте белән илен данласын! Бөек эшләр башкарып, үзләреннән соң якты эз калдырганнар халык телендә саклансын — авторның теләге шул. Рәзифә Гали кызына арытаба да иҗади уңышлар телик.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас