

Алар тарафыннан Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районара “Гаилә” үзәгенең Чакмагыш районындагы Гаилә хезмәтендә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар һәм аларның гаиләләре өчен хәйрия чарасы оештырылды. Әлеге чара кысалаларында «Хокук Альянсы» («Правовой Альянс») Адвокатлар коллегиясе үсеше буенча рәис урынбасары, юрист Альбина Наил кызы Рысаева, косметолог һәм косметология укытучысы Елена Михайловна Санникова, психолог Светлана Валерьевна Парфенова, остабикә Анна Владимировна Русакова гаиләләр өчен юридик һәм психологик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде, матурлык һәм иҗат өлкәсендә күнекмәләр алу һәм һөнәр үзләштерү буенча осталык дәресләре оештырды.
Иң тәүдә Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова һәммәсен дә сәламләп, кунаклар белән таныштырды, безнең районда әлеге хәйрия чарасы белән катнашулары өчен гаиләләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Артабан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге директоры урынбасары Ләйсән Илфат кызы Вахитова үз чыгышларында очрашуның гаиләләр өчен файдалы булуын, белгечләр белән уңышлы хезмәттәшлек итүләрен һәм өстәмә мөмкинлекләргә, тормыш шартларын яхшыртуга ия булуларын теләделәр.
Артабан һәркем үзе өчен мөһим дип санаган, аеруча кызыксындырган мәйданнар буенча таралышты.
“Русия эшлекле хатын-кызлары» гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе – иҗади, үзмәшгуль, эшкуар хатын-кызлар берләшмәсе. Безнең оешманың максаты – хатын-кызларны эшкуарлыкка актив җәлеп итү, иҗади эшчәнлек, мөмкинлекләреңне тормышка ашыру, шулай ук рухи һәм матди үсеш. Оешмабызда актив эшчәнлек алып барыла һәм коворкинг, нетворкинг кебек төрле чаралар үткәрелә. Бездә шулай ук «Хатын-кызлар бизнесы киңлеге», «Эшлекле элемтәләр территориясе» кебек төрле проектлар бар һәм хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү буенча төрле фестивальләр үтә. Оешмабызның тагын бер юнәлешләренең берсе – хәйриячелек. Чакмагыш районына авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итү өчен Гаилә үзәгендә пилот проектын башлау өчен килдек. Шулай итеп, безнең проект – аларны һөнәри юнәлеш алуга, актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, тормышларын үзгәртү, акча эшләү һәм ахыр чиктә, җәмгыятьтә, тормышта үзләрен табарга булышлык итәчәк”, – дип сөйләп үтте әлеге чараның оештыручысы, «Хокук Альянсы» («Правовой Альянс») Адвокатлар коллегиясе үсеше буенча рәис урынбасары, юрист Альбина Наил кызы Рысаева.
Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.