+24 °С
Яңгыр


Әлеге ярышларда район йөзен тренер-укытучы Илгиз Ибраһимов җитәкчелегендә “Чингиз” боксчылар клубы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Артём Мордашев 46 кг кадәр авырлык категориясендә икенче урынны алды, Айнур Мостафин 66 кг кадәр авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды, Самирхан Төхвәтуллин 48 кг кадәр авырлык категориясендә – өченче, Чингиз Ибраһимов 44 кг кадәр авырлык категориясендә өченче урыннарны алдылар.
Боксчы егетләребезне чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә яңадан-яңа спорт уңышлары теләп калабыз!