

Чишмә – яшәү чыганагы, табигать биргән кыйммәтле әйбер җирдәге тормыш символы.
Кызганычка каршы, тормыш көтү шартлары яхшыра барган саен, табигать биргән кыйммәтләргә игътибар азая. Өлкәннәрнең дә күбесе чишмәләргә битараф. Йортларыбызга су үткән, чишмәләргә төшеп, урамнан су ташыйсы юк. Ә балаларның чишмәләр турында белемнәре дә, кызыксынулары да юк.
Иске Калмаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны авылның чишмәләре белән таныштыру максатында “Яшә, чишмә, яшә” дигән экологик экскурсия оештырдылар, авылның ике чишмәсендә булдылар. Алар чишмәләрнең тереклеккә, үсемлекләргә, хайваннар өчен суның файдасы, кирәклеге турында сөйләделәр. Җирдәге бөтен су да эчәргә яраклы түгел, ә бары тик чишмәләрдә генә – табигать биргән көмештәй чиста су. Ә без аның кадерен белмибез. Һәр кешегә бу турыда уйланырга кирәк. Дөньяны, табигатьне чиста һәм матур итеп тотарга тиешбез. Чишмәләр яшәргә, без аларны карап-чистартып яшәтергә бурычлыбыз.
Ходай биргән табигый могҗизаны, кыйммәтле бүләкне кешеләр үз теләкләре, ихтыярлары белән сакларга, аларны бетермәү, корытмау өчен тырышырга тиеш. Шулай ук китапханәчеләр чишмә территориясен төзекләндергән авыл яшьләре турында сөйләделәр. Алар чишмә янын чүп-чардан чистартып, аңа илтәсе юлны уңайлы итеп төзегәннәр. Хәзер чишмәгә төшү юлы күпкә җайлы. Үтеп барган һәр кеше рәхәтләнеп су эчеп, хушланып китә ала. Хәтта үзе белән дә алып китәчәк. Чишмә янында үзеңне тоту һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чишмә суларын татып карап, өйләренә дә алып киттеләр. Экскурсиядән балалар канәгать калды.
Фото һәм мәгълүмат Иске Калмаш мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәреннән алынды.