ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 апрель 2023, 12:10

Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз

12 апрельдә бөтен Русия халкы Космонавтика көнен билгели. Бу истәлекле вакыйганы тарих битләрендә 1961 елда “Восток” кораблендә беренчеләрдән булып галәм киңлекләренә очкан Юрий Гагарин уеп калдыра.

Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбызГорурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз

5 санлы “Шатлык” балалар бакчасы да бу чарадан читтә калмады. Космонавтика көне дә башка бәйрәмнәр кебек билгеләп үтелде. Монда галәм киңлекләрен сурәтләгән рәсемнәр, төсле кәгазьдән ракета эшләнелгән, төрле планеталарны сурәтләгән башлыклар һәм костюмнар чиксез галәм күренешен хәтерләтә. Балачак, яки балалар бакчасында йөрү чоры – балаларның шәхес буларак формалашу мәле һәм нәкъ менә шундый чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә. Балаларга Ватанына, иленә, мәдәниятенә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү мөһим. Чөнки Ватанга хөрмәт сабый чактан, өйдә , җәмгыятьтә тәрбияләнә. Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш 5 санлы балалар бакчасының “Бәйләнештә” социаль челтәреннән алынды

Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Горурлыгыбыз һәм галәм батырына соклануыбыз
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас