ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 апрель 2023, 06:55

Районыбыз йөзьяшәрләре

Хөрмәтле өлкән яшьтәге райондашларыбызны күркәм юбилейлары белән тәбрикләү –күркәм традиция.

Районыбыз йөзьяшәрләреРайоныбыз йөзьяшәрләре
Районыбыз йөзьяшәрләре


Шушы көннәрдә Көсәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Рәис Садрислам улы Габсәләмов 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
Рәис Садрислам улының тормышы авыл язмышы белән бергә үрелеп бара. Ул Көсәкәй авылында туып, гомере буе колхозда шофёр булып намуслы хезмәт салып, 1988 елда хаклы ялга чыга. 1955 елда тормыш иптәше Фина апа Идиятуллина белән матур гаилә корып, ике кыз, ике улларына тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.
Тормыш тәҗрибәсе, тирән акыл һәм зирәклеккә ия Рәис Садрислам улы. Тормышның ачы җилләренә дә имәндәй нык булырга, барлык авырлыкларны җиңәргә туры килә аңа. Тормыш юлдашын, кызларын югалту кайгысын кичерә ул. Бүгенге көндә ул улы тәрбиясендә матур, тыныч гомер кичерә.
Күркәм юбилее белән аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова тәбрикләде. Ул аңа йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткереп, озак еллар дәвамында намуслы, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Русия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Көсәкәй авылы клубы мөдире Рәсүл Сафиуллин юбилярга җыр бүләк итте.
95 яшькә җитү барысына да насыйп булмый. Калмашбаш авыл биләмәсенең Иске Биккенә авылында игелекле гомер кичерүче Рәшит Закир улы Хафизовка да мондый бәхетне кичерү насыйп булды.
Олуг юбилее белән аны Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламгали улы Нургалиев, биләмә хакимиятенең эшләр идарәчесе Рида Назыйф кызы Даутова, мәдәният хезмәткәрләре өенә барып котлады. Рәшит абыйга Президентыбыз В.Путинның котлавы, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыяте авыл хуҗалыгының генераль директоры Вадим Соколов һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның бүләкләре тапшырылды.
Районыбызның йөзьяшәрләренә ныклы сәламәтлек, тазалык, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге теләп калабыз. Балалар, оныклар, туруннар һәм туганнар кадер-хөрмәтенә төренеп, һәр аткан таңга сөенеп, тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!

Районыбыз йөзьяшәрләре
Районыбыз йөзьяшәрләре
Районыбыз йөзьяшәрләре
Районыбыз йөзьяшәрләре
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас