

Сәламәт кеше үстерүдән мөһимрәк һәм шул ук вакытта катлаулырак эш юктыр ул. Мәктәпкәчә яшьтә сәламәтлеккә нигез салына, организмның тормышчан системалары һәм функцияләре өлгерә һәм камилләшә, хәрәкәтләр, хәл-торыш формалаша, физик сыйфатлар алына, башлангыч гигиена күнекмәләре һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре эшләнә. Сәламәт яшәү рәвешендә мөмкин булмаган гадәтләр, күзаллаулар, характер үзенчәлекләре барлыкка килә.
Балаларның психо-физик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту эшчәнлеге районыбызның 5нче балалар бакчасының (“Шатлык”) – өстенлекле бурычларының берсе. 3-7апрель көннәрендә биредә балаларда физик активлыкка һәм спортка кызыксынуны арттыру һәм аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан Сәламәтлек атналыгы узды. Бер атна дәвамында балаларны бик күп кызыклы чаралар көтә иде. Балалар витаминнарның кеше тормышындагы әһәмияте, шәхси гигиена кагыйдәләре һәм чаралары, иртәнге зарядка белән шөгыльләнү һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат үзләштерделәр. Балалар бакчасында көн саен диярлек организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә: иртәнге гимнастика, массаж келәмнәрендә йөрү, чыныгу процедуралары, саф һавада йөрү, бүлмәләрне җилләтү, юып-тазарту һәм башкалар.
Атна дәвамында педагоглар әти-әниләр белән тыгыз хезмәттәшлек иттеләр, көндәлек әңгәмәләр, консультацияләр үткәрделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, физкультура буенча инструктор Регина Михайловна Рамазанова, музыкаль җитәкче Диларә Әхәт кызы Хөсәенова, педагог-психолог Лилия Илшат кызы Гафарова һәм «Тамчылар» уртанчы төркеме тәрбиячесе Диана Анатольевна Муллагалиева тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре белән спорт бәйрәме үткәрде. Бу чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм аларның ата-аналарына ярыш рухын күтәрергә, командада эш итү, авырлыкларны җиңеп чыгу осталыгын күтәрергә ярдәм итте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Спорт чаралары балалар күңелендә шатлык хисләре уятты, йөзләрендә елмаю балкытты. “Шатлык” балалар бакчасында узган атналык кечкенәләр күңеленә уңай тәэсир итте: алар яңа белемнәр алу белән беррәттән, яңа тәэссоратлар да алды.
Регина Рамазанова,
Диана Муллагалиева.