ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 апрель 2023, 06:45

Уфада “Взлетай” форумы үтте

6-7 апрель көннәрендә Уфада “Торатау” конгресс-холлында “Взлетай” форумы үткәрелде. Ул Педагог һәм остаз елына багышланды.

Уфада “Взлетай” форумы үттеУфада “Взлетай” форумы үтте
Уфада “Взлетай” форумы үтте

Әлеге масштаблы чарада федераль структуралар вәкилләре – Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы, Русия Федерациясенең мәгариф академиясе һәм илнең башка әйдәп баручы югары уку йортлары лекторлары катнашты. “Взлетай” форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та бар иде.
Районыбыздан форумга район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, мәгариф бүлегенең методик бүлеге мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова барды.
Форумның беренче көнендә сигез дискуссия мәйданчыгы оештырылды. Район вәкиләре аларның өчесендә актив эшчәнлек алып барды. Чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр кертү, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарәлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Педагог һәм остаз елында укытучылар һәм тәрбиячеләргә ныклы игътибар юнәлтеләчәк. 2023 елда яшь укытучыларга бирелә торган грантлар саны 25 тән 150гә кадәр арттырылган, моннан тыш туган телләрне укыткан педагогларга өстәмә дәртләндерү чаралары каралган. Туган телдә мәктәпкәчә белем бирүче педагогларга 500 мең сум күләмендә 50 шәр грант бирү тәкъдиме дә хупланган. Ел дәвамында шулай ук мәктәпләрнең матди-техник базасы, рухи тәрбия бирү, сәламәтлек чаралары да игътибарсыз калмаячак.
“Педагог һәм остаз елында безнең төп бурычыбыз – укытучы һөнәрен популярлаштыру. Әлбәттә, беренче чиратта, уку-укыту өлкәсендә мөһим мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз. Шулай ук мәктәпләрнең матди базасын ныгытуга, укытучыларга, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар турында сөйләшербез. Шулай ук уңышлы методик практикалар белән уртаклашырга тырышачакбыз”, – диде Башкортстан Республикасының мәгариф министры Айбулат Хаҗин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас