ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
11 апрель 2023, 11:20

Якташыбыз лауреат исемен алды

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә үзешчән җыр авторларының "Яшь йөрәкләр" дип исемләнгән милли җыр фестивале узды. Бу инде бишенче шундый масштаблы, зур бәйге-очрашу.

Якташыбыз лауреат исемен алдыЯкташыбыз лауреат исемен алды
Якташыбыз лауреат исемен алды


Бәйге ел саен камилләшә бара. Фестивальнең чикләре дә киңәя. Татарстан күләмендәге конкурс итеп кенә башланган проектка инде Республика чикләре генә түгел, хәтта Русиянеке дә тар. Фестиваль-конкурс халыкара масштабка күчте.
"Миңа, фестиваль лауреаты буларак, бик дулкындыргыч булды”, – ди конкурста катнашучы якташыбыз Алик Марат улы Нәбиуллин. Ул әлеге масштаблы чарада катнашып, иҗади уңышларга иреште. Мәртәбәле җюри әгъзаларына ул Фәнәвис Дәүләтов сүзләренә үзе иҗат иткән “Кимсетмәгез ятимнәрне” дигән җырын тәкъдим итте.
“Әлеге конкурста катнашуыма мин бик шат һәм оештыручыларга миңа булган ышанычлары өчен зур рәхмәтлемен”, – ди талантлы педагог һәм моң иясе.
Аны чираттагы зур җиңүе белән тәбриклибез, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!

Якташыбыз лауреат исемен алды
Якташыбыз лауреат исемен алды
Якташыбыз лауреат исемен алды
Якташыбыз лауреат исемен алды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас