

Анда тугыз мәгариф учреждениесе – Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе, Имәнлекул, Иске Калмаш, Юмаш, Яңа Балтач, Тайняш урта мәктәпләре, муниципаль өстәмә белем бирү бюджет учреждениесе – Балалар иҗат үзәге катнашты.
Конкурсның оештыручылары – Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Башкортстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге.
Район конкурсы яшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшьләрнең рухи, иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру, иҗади коллективлар һәм Башкортстан Республикасының аерым башкаручылары арасындагы элемтәләрне киңәйтү, яшүсмерләр һәм яшьләр сәламәтлегенә тискәре йогынты күренешләрен профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында үткәрелде.
Катнашучылар һәр номинациядә ике җыр тәкъдим итте. Конкурста катнашу өчен игълан ителгән чыгышлар түбәндәге тематикага туры килергә тиеш иде: 1нче җыр хәрби вакыйгаларга, Ватанны саклаучыларга, Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган популяр хәрби-патриотик җыр, ә 2нче җыр – тынычлык, Ватан, армия турында.
Конкурс ике номинация: “Солистлар” һәм “Вокаль ансамбьләр” (дуэтлар, трио, вокаль ансамбьләр) 14-17 һәм 18-35 яшьлек катнашучылар арасында үтте.
Конкурсантларны жюри рәисе район мәдәният йорты директорының сәнгать эшчәнлеге һәм иҗат буенча урынбасары Денис Илфак улы Мансуров, жюри әгъзалары: Балалар иҗат үзәгенең вокал буенча өстәмә белем бирү педагогы Айсылу Дамир кызы Такыянузова, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фларида Әнсаф кызы Сабитова бәһалады. Чараны Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динара Альберт кызы Акчурина алып барды.
Жюри составының карары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
“Соло башкаруы” (14-17 яшьлекләр):
1нче урын – Назгөл Садыйкова (Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе, җитәкчесе М.Ж. Искужина), Денис Макулов (Иске Калмаш урта мәктәбе, җитәкчесе Ф.З. Сәлимгәрәев), Диана Маннанова (Тайняш урта мәктәбе, җитәкчесе Г.И.Гарифуллина);
2нче урын – Камил Кәримов (Чакмагыш беренче урта мәктәбе, җитәкчесе А.М.Нәбиуллин, Р.В.Хәсәншина);
3нче урын – Регина Нуриәхмәтова (Юмаш урта мәктәбе, җитәкчесе Р.Р.Мохтарова), Эльнара Мохтарова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе, җитәкчесе А.М.Нәбиуллин), Ярина Халикова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе, җитәкчесе А.М.Нәбиуллин).
Вокаль ансамбль (14-17 яшь):
1нче урын – “Тамчылар” вокаль ансамбле (Иске Калмаш урта мәктәбе, җитәкчесе Ф.З. Сәлимгәрәев), “Маленькие звездочки” вокаль ансамбле (Чакмагыш гимназиясе, җитәкчесе Г.С. Хөсәенова);
2нче урын – “Мирас” вокаль төркеме (Имәнлекул урта мәктәбе, җитәкчесе И.Ф. Габдрахманова), “Тормыш авазы” вокаль ансамбле (Яңа Балтач урта мәктәбе, И.Ф. Мусина);
3 урын – “Йолдызлар” вокаль төркеме (Имәнлекул урта мәктәбе, җитәкчесе И.Ф.Габдрахманова).
Дуэт (18-35 яшь):
2нче урын – Зилина Гәрәева, Лиана Хәбибуллина (Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе А.Д.Такыянузова).
Денис Макулов (Иске Калмаш урта мәктәбе), “Тамчылар” вокаль ансамбле (Иске Калмаш урта мәктәбе), “Кечкенә йолдызчыклар” вокаль ансамбле (Чакмагыш гимназиясе), Диана Маннанова (Тайняш урта мәктәбе), Назгөл Садыйкова (Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе), “Аккорд” вокаль ансамбленнән (дуэт) Зилина Гәрәева, Лиана Хәбибуллина әлеге конкурсның 2нче этабына үттеләр.
Конкурсның барлык катнашучылары да Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.