+22 °С
Яңгыр


Озакламый көтеп алынган җәйге каникул вакыты җитә. Балалар, һәр елдагыча, җәйге ял һәм савыктыру лаерьларына ашыгачак.
Бүген муниципаль район хакимиятендә балаларның җәйге ялын оештыру буенча үткән утырышта сүз шул турда барды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.
Быел районда 16 көндезге савыктыру лагере ачылуы планлаштырыла. Анда меңнән артык бала сәламәтлеген савыктырачак. Хезмәт һәм ял лагерьларында 600 бала җәйге каникул көннәрен күңелле үткәрәчәк. Бу хакта тулырак: киләсе санда.