ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 апрель 2023, 06:25

Чокырларны кайнар асфальт белән ямый башладылар

«Башкиравтодор» җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы хезмәткәрләре район территориясендәге һәм районара юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау буенча эшчәнлекне дәвам итә.

Чокырларны кайнар асфальт белән ямый башладыларЧокырларны кайнар асфальт белән ямый башладылар
Чокырларны кайнар асфальт белән ямый башладылар


Башкортстанда асфальт-бетон заводлары эшли башлады. Юл хезмәткәрләре чокырларны кайнар асфальт белән ямауга кереште.
Әлеге көннәрдә юл хезмәткәрләре Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юнәлешендә барлыкка килгән чокырларны ямый. Бу юллардан бертуктамый авыр йөк машиналары да узып тора, бу да юл торышына нык тәэсир итә.
Технологиягә килгәндә, гадәттәгечә чокыр урынын тигезләп кисеп, өрдереп әзерлиләр, аннары аңа кайнар асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас