ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 апрель 2023, 06:05

Мәчетле авыл – иманлы авыл

Шушы көннәрдә рамазан аенда Митрә-Әюп авылында көздән нигез ташы салып калдырылган мәчетне күтәрә башладылар. Бу изге гамәлдә физик эш көчендә булучы авылдаш ир-атлар ярдәмләшә.

Мәчетле авыл – иманлы авылМәчетле авыл – иманлы авыл
Мәчетле авыл – иманлы авыл

Былтыр авылыбызда мәчет төзелә башлавы барлык авылдашлар өчен дә олы сөенеч булды. Мәчетне әти-әниләренең төп чыгышы шул авылдан булган Артур Ринат улы Янгәрәев салдыра. Ул кирәкле төзелеш кирәк-яракларын кайтартып куйды. Бу изге эш башлангач, Дамир Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев эшчеләрне тукландыру өчен бер тәкәсен чалырга бирде.
“Барыгызны да изге рамазан ае белән котлыйм. Мәчетне күтәрешкән барлык авылдашларга да рәхмәт белдерәм. Мин иман йортының диварын күтәрә башлагач бер сарык бирермен, дип әйткән идем. Шушы амәнәтемне үтәргә булдым. Һәммәбезгә дә исән-сау булып, мәчетебезнең төзелеп бетү шатлыгын күрергә язсын, алда да кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз”, – диде Дамир Хаҗиәхмәт улы, ихлас теләкләрен җиткереп.
Мәчетле авыл – иманлы авыл. Иман үзәге авылны иманлы итәргә булышлык итә. Авылдашларга бу изге эшләрендә жиңеллек һәм унышлар телибез. Күркәм мәчет төзелеп бетеп, авыл халкы йөри торган изге урын булып, авылыбызга иман кайтыр, дигән теләктә калабыз.

Мәчетле авыл – иманлы авыл
Мәчетле авыл – иманлы авыл
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас