ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 апрель 2023, 04:15

Наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында

10 апрельдә балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркомания афәте таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән “Русия балалары-2023” республика акциясе чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә профилактика чарасы үткәрелде. Кызганычка каршы, наркоманнарның тотрыклы рәвештә “яшәрүе” күзәтелә. Наркотиклар кулланучылар яше 13-14 яшькә кадәр түбәнәя.

Наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турындаНаркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында
Наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында

 

Яшьләр үзәге белгече Ирина Мансурова үсеп килүче буынга, яшүсмерләргә наркотикларның зыяны турында җентекле әңгәмә үткәрде, наркотик матдәләр куллануның үсеп килүче организм өчен зыяны, куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатты. Чараның төп максаты – беренчегә наркотик куллануның да куркыныч нәтиҗәләргә китерүен аңлату, әлеге бәйлелеккә игътибарны юнәлтү иде. Чара барышында укучылар яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү буенча видеоролик карадылар һәм фикер алыштылар.

Наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында
Наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас